Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы башкарма комитеты җитәкчесенең вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды

    Муниципаль район советының 27 гыйнварда булган чираттан тыш утырышында район башкарма комитеты җитәкчесенең вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы мәсьәлә каралды.

    Район башлыгы исеменә район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиевтан вәкаләтләрен үз теләге белән вакытыннан алда туктату турында гариза керде. Бу мәсьәлә район советы утырышында каралды. Депутатлар Әсхәт Сәгъдиевның район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасыннан отставкасын кабул итәргә, аның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатырга, дигән карар кылдылар.

    Реклама

    Район Уставы нигезендә, мондый очракларда район башкарма комитеты җитәкчесенең вәкаләтләре аның урынбасарларының берсенә йөкләнә. Депутатлар бу мәсьәләне карап, район башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен җитәкченең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платоновага тапшырдылар.

    Утырышта шулай ук Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрү тәртибе турындагы положение расланды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: