Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы кырыкалдарлардан сак булу хакында искәртә

Республикада мобиль элемтә чараларын һәм интернет челтәрен файдаланып кешеләрне алдау очраклары ешайды.

Җинаятьчеләр, төрле ысуллар кулланып, банк картасы, исәп-хисап счеты турындагы мәгълүматларны кулга төшерергә, шул рәвешле кешенең мошенниклар кулындагы счетларга акча күчерүенә ирешергә омтылалар. Алдау юллары күп төрле: банк картасы блокировкасын юкка чыгару, интернет-мәйданчыкларда товарлар сатып алу һәм реализацияләү. Еш кына аларда урнаштырылган товарлар потенциаль зыян күрүчегә шылтырату өчен сылтау гына була. Шулай ук алданрак сатып алынган медицина препаратлары өчен компенсация, Пенсия фондыннан компенсация белән кызыктырып та шылтыраталар.

Кайчак мошенниклар мобиль телефоннан кешеләргә туганнарының бәлагә юлыгуы, юл-транспорт һәлакәтенә, полициягә эләгүе хакындагы һәм башка ялган хәбәр белән дә шылтыраталар. Тиз ышанучан һәм беркатлы кешеләрдән шул юл белән акча "саварга" җай эзлиләр. Танылган оешмаларныкына охшаш сайтларны файдаланып, социаль челтәрләрдәге сәхифәләрне ватып, аларның кулланучылары исеменнән акча күчерүне сорап хәбәрләр җибәрү очраклары да шактый.

Райондашларыбыз кырыкалдарларның мондый тозакларына капмасыннар, уяу һәм сак булсыннар иде. Шулай ук өйләрегезгә ят кешеләрне, бигрәк тә чегән милләтеннән булган затларны кертмәскә тырышыгыз. Алар төрле сәбәп-сылтаулар белән торагыгызга үтеп кереп, сезгә зыян эшләргә мөмкиннәр. Шундый хәл булса, район эчке эшләр бүлегенең кизү частенә 20-1-02, яисә 21-6-90 номерлары буенча шылтыратыгыз.

Вячеслав Яковлев,

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев