Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы егетләре иң көчлеләр рәтендә

    26 мартта Бөгелмәдә пауэрлифтинг буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар үтте. Анда 13-18 яшьлек үсмерләр, ир-егетләр, 50-70 яшьлек ветераннар көч сынашты. Ярышларда Базарлы Матак мәктәбе укучылары Данил Макаров беренче һәм Давид Пимурзин өченче урыннарны алдылар (үз үлчәү категорияләрендә). Өлкәннәр дә сынатмады: Рәшит Гарипов (105 кг) һәм Касыйм Зыятдинов (120 кг нан артык)...

    26 мартта Бөгелмәдә пауэрлифтинг буенча Татарстан беренчелегенә ярышлар үтте.

    Анда 13-18 яшьлек үсмерләр, ир-егетләр, 50-70 яшьлек ветераннар көч сынашты. Ярышларда Базарлы Матак мәктәбе укучылары Данил Макаров беренче һәм Давид Пимурзин өченче урыннарны алдылар (үз үлчәү категорияләрендә).

    Өлкәннәр дә сынатмады: Рәшит Гарипов (105 кг) һәм Касыйм Зыятдинов (120 кг нан артык) беренче урыннарга лаек булдылар. Физик мөмкинлекләре чикләнгән штангачылар ярышында Фаик Камалов (83 кг га кадәр) шулай ук беренче урында. Безнең район командасын ярышларга Касыйм Зыятдинов әзерләде.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: