Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы имам-мөхтәсибе Ирек Сәлахиев мөселманнарны Рамазан ае башлану белән котлады

    Районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев мөселманнарны Рамазан ае башлану белән котлады.

    "Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Изге Рамазан ае башлану белән ихластан тәбрик итәм. Рамазан ае 26 майда кояш баеганнан соң башлана. Бу кичтә мәчетләребездә беренче тәравих намазлары укылачак. 27 майда исә таң беленү белән мөселман кардәшләребез уразага керәләр. Әлеге изге айны барыбызга да гыйбадәттә уздырырга язсын. Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә барыбызга да көч һәм сабырлык бирсен. Тоткан уразаларыбызны, кылган изге гамәл-гыйбадәтләребезне, догаларыбызны, укыган тәравих намазларыбызны кабуллардан кылса иде. Амин",-диелә котлауда.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: