Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы командасы “Наше время – Безнең заман” фестивалендә өч номинациядә бүләкләнде

    Эшләүче яшьләрнең "Наше время - Безнең заман" республика иҗат фестивалендә район мәгариф идарәсе командасы уңышлы чыгыш ясады.

    Әлеге команда эшләүче яшьләрнең 30 августта үзәк парк сәхнәсендә үткән район бәйгесендә җиңүче булган иде. Мәгариф өлкәсендә эшләүче яшьләребез Түбән Камада узган республика фестивалендә дә әйбәт чыгыш ясадылар. Алар фестивальнең "Музыкаль номер", "Вокал" һәм "Дан мизгеле" номинацияләре буенча дипломнар белән бүләкләнделәр. Ә җиңүгә Түбән Кама һәм Мамадыш командалары лаек булды.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: