Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: кош гриппыннан саклану чараларын төгәл үтәү зарур

    Май ае республиканың кошчылык тармагында зур хәвеф белән башланды. Үткән атнада Лаеш кошчылык фабрикасында асралучы тавыкларда кош гриппы табылды. Бу хәл безгә уяулыкны арттыру, әлеге куркыныч чирдән саклану өчен барлык саклык чараларын күрү зарурлыгын искәртә. Бу хакта районның баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин белән сөйләшәбез. -Кошларда әлеге чирне дәвалау ысуллары...

    Май ае республиканың кошчылык тармагында зур хәвеф белән башланды. Үткән атнада Лаеш кошчылык фабрикасында асралучы тавыкларда кош гриппы табылды. Бу хәл безгә уяулыкны арттыру, әлеге куркыныч чирдән саклану өчен барлык саклык чараларын күрү зарурлыгын искәртә.

    Бу хакта районның баш ветеринария табибы Камил Хәйруллин белән сөйләшәбез.

    -Кошларда әлеге чирне дәвалау ысуллары юк. Вирус таралу куркынычы зур булганлыктан, авыру кошны юк итәләр,-ди Камил Хәйруллин. - Лаеш кошчылык фабрикасында 447 мең баш тавык асралган, алар тулысынча юкка чыгарылачак - яндырылачак. Хәзер фабрикада 21 көнгә карантин кертелде. Аннан 5 чакрым радиуста - беренчел куркыныч зона, 10 чакрым радиустагы территория икенчел куркыныч зона дип игълан ителде.

    - Районыбыз әлеге хәвефле зоналарга керми, димәк, бездә вәзгыять имин…

    - Анысы шулай. Әмма бу тынычланырга, уяулыкны киметергә мөмкин дигән сүз түгел. Киресенчә, саклык чараларын, игътибарлылыкны тагын да арттырырга кирәк.

    - Бу куркыныч чир ничек тарала соң?

    - Өч төрле юл белән. Җылы яклардан очып кайтучы кошлар, читтән кайтарылган азык һәм кеше факторы инфекция чыганагы булырга мөмкин.

    -Камил Шәрифуллович, кош гриппы безгә үтеп кермәсен өчен район халкы ниләрне истә тотарга һәм һичшиксез үтәргә тиеш?

    - Беренче чиратта, тере кошларны, тавыкмы ул, чебиме, бәбкәме, бары тик тиешле документлары (сопроводительные документы) - ветеринария таныклыгы булган сатучылардан гына алу зарур. Хәзер авыл халкының күпләп кош-корт алу вакыты. Сәламәт кош алыйм дисез икән, сатучылардан документларын күрсәтүне таләп итәргә уңайсызланмагыз. Хәер, бу кошларга гына кагылмый. Бүтән терлекләрне (бозау, дуңгыз һ.б.) дә тиешле документлары булган сатучылардан гына алу мәслихәт. Йорт кошларын иреккә чыгарып йөртмәскә, аларның чит кошлар, бигрәк тә күчмә кошлар белән аралашуына юл куймаска кирәк. Шулай ук азыкны ябык бинада саклау таләп ителә.

    Реклама

    - Бу чирнең билгеләре нинди? Кош асраучыларга нәрсәгә игътибар итәргә?

    -Чир йоктырган кошның йомырка салуы һәм ашавы кискен кими. Ул сусый, хәлсезләнә, тәртибе үзгәрә, әйтик, башәйләнгеч хәрәкәтләр ясый, муены кәкрәя. Ул әйләнә-тирәгә игътибар итми башлый, каурыйлары кабара. Тавыклар күзләрен йомып, башларын иеп торалар, борын тишекләре лайла белән тулганлыктан, авырлык белән сулыйлар. Тавыкның тизәге сыек, яшькелт-коңгырт төстә була. Кошларда авыру билгеләрен сизүгә, шулай ук тавыклар күпләп үлә башласа, кичекмәстән ветеринария хезмәткәренә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    - Кош-корт асраучы кешеләргә нинди саклык чаралары күрү мөһим?

    - Шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәргә. Кулларны ешрак юарга. Шулай ук кошлар торган сарайларны әледән-әле чистартып тору зарур. Терлек-туар, кош-корт караганда махсус кием кияргә, аны даими рәвештә юып һәм чистартып торырга кирәк. Авыру кошларның тизәкләре үсемлекләргә, һавага, суга эләгеп, шулай ук тузан аша, пычрак куллар аша кешене зарарларга мөмкин. Кошлар янында булганнан соң үзегездә гриппка охшаган авыру халәте сизсәгез, ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итегез.

    - Авыру тавыкның ите, йомыркасы кешене зарарларга мөмкинме?

    - Кош гриппы вирусы 70 градус җылылыкта һәлак була. Тиешле температурада эшкәртелгән кошчылык продукциясе зарарсызга әверелә. Шуңа тавык йомыркасын яхшылап юып, ким дигәндә 6 минут пешерергә кирәк. Итне дә тиешенчә пешереп куллану зарур. Тавык итеннән шашлык әзерләмәскә, пешмәгән йомырка кулланмаска киңәш ителә.

    Кабатлап әйтәм, кош гриппы - гаять куркыныч чир. Ваемсыз һәм битараф булмасак, саклык чараларын, белгечләр әйткән таләпләрне тайпылышсыз үтәсәк, әлеге хәвефне кисәтергә мөмкин.

    -Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Камил Шәрифуллович.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: