Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: сайлаучыларны коймак белән сыйладылар

    718 нче Базарлы Матак сайлау участогы күптәннән инде Алексеевск агрокөллияте бинасында эшләп килә. Шуңадыр, биредә сайлауларны оештыруда үз традицияләре бар. Бу юлы да шулай булды: тавыш биреп чыккан сайлаучыларны пар бөркеп торган зур самовар янына чакырдылар. Ә өстәлдә өеме белән кайнар коймаклар. Сайлаучыларның кәефе дә әйбәт, тавыш биреп чыккач та...

    718 нче Базарлы Матак сайлау участогы күптәннән инде Алексеевск агрокөллияте бинасында эшләп килә.

    Шуңадыр, биредә сайлауларны оештыруда үз традицияләре бар. Бу юлы да шулай булды: тавыш биреп чыккан сайлаучыларны пар бөркеп торган зур самовар янына чакырдылар. Ә өстәлдә өеме белән кайнар коймаклар. Сайлаучыларның кәефе дә әйбәт, тавыш биреп чыккач та өйләренә ашыкмыйча, рәхәтләнеп сөйләшеп торучылар күп булды. Комиссия әгъзалары әйтүенчә, кешеләр сайлауга бик җитди карап, уйлап һәм аңлап тавыш биргәннәр.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: