Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы: Станислав – республикада өченче

    Казанда ирекле көрәш буенча үсмерләр арасында үткәрелгән Татарстан беренчелегендә Станислав Ферапонтов үз авырлыгында призлы өченче урынга лаек булды.

    Станислав Иске Тахтала авылыннан. Ул тренеры Рамис Вафин җитәкчелегендә ирекле көрәш белән берничә елдан бирле шөгыльләнә. Үсмер республика бәйгесендә әйбәт формада, яхшы әзерлек белән чыгыш ясаган. Әле аның мондый югары дәрәҗәдәге ярышларда катнашу тәҗрибәсе зур түгел. Шулай да ул югалып калмый - дистәләп көндәшен җиңеп, үз үлчәмендә бронза медальгә лаек була.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: