Реклама
Әлки район суды олы яшьтәге туганын көчләгән 19 яшьлек бәндәгә карата хөкем карары чыгарды.
Әлеге җинаятьче көч кулланып һәм үтерү белән янап 1941 елда туган хатын-кызны көчләүдә гаепләнә. Көчләүче тарафыннан мәсхәрәләнгән олы яшьтәге хатын ул бәндәнең туганы да бит әле. Ул райондагы бер авылда ялгыз яшәүче хатынның өенә законсыз төстә үтеп кереп, яман эшен кыла. Өстәвенә, аның милкен дә талап чыга.
Бу җинаятьләре өчен суд гаепләнүчене 9 ел 3 айга ирегеннән мәхрүм итте. Җәза срогын ул каты режимлы төзәтү колониясендә узачак.
Хөкем карары әле законлы көченә кермәде.
РекламаЛилия Шәфикова,
судья ярдәмчесе.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз