Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Түбән Биктимер авылында яңа мәчет төземәкчеләр

Хөрмәтле якташлар, милләттәшләр, дин кардәшләр!

Уртакка салып киңәшләшкәч, Түбән Биктимер авылында яңа мәчет төзергә ниятләдек. Мәчет төзү изге эш. Мөхәммәт пәйгәмбәребезнең бер хадисендә: "Кем мәчет төзи, аңа Аллаһ җәннәттә өй төзер",- диелгән. Билгеле, бик зур эшкә, чыгымнар сорый торган эшкә алынабыз. Моны халык катнашыннан башка гына үтәп чыгып булмаячак, билгеле. Шуңа да Изге эштә катнашырга теләге булган һәркемгә хәленнән килгәнчә ярдәм итүен үтенеп мөрәҗәгать итәбез. Акчаны "Ак Барс" банкта ачылган счетка салырга була. Реквизитлар мондый:

Шаяхметов Ришат Хаматханович

договор №4267815

Лицевой счет №40817810502334267815

филиал Алькеевский ДО ЧистФ КОММ БЭК

отделение 0233 ДО "Алькеевский _" ПАО "АК БАРС" Банк

Яисә акчаны Базарлы Матакта яшәүче имам-хатыйб Ришат Шәяхмәтовка да калдырырга була. Аның телефоны: 89586257234.

Изге теләкләрегез һәм эшләрегез өчен Аллаһы Тәгалә сезне үз рәхмәте белән бүләкләсен.

Ирек хәзрәт Сәләхиев,

район имам-мөхтәсибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев