Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы вәкилләре иртәгә Казанның Дәрвишләр бистәсендә Өлкәннәр көне хөрмәтенә ярминкә үткәрә

    Ярминкәдә фермерлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, һәм, гомумән, авыл кешеләре терлек һәм кош ите, сөт ризыклары, йомырка, бәрәңге, яшелчәләр белән сәүдә итәчәк. Казан халкына авыл нигъмәтләренең иң сыйфатлысын, тазәсен алып баралар һәм чагыштырмача арзан бәяләрдән саталар. Шулай итеп, өлкәннәр үз бәйрәмнәрендә тәмле авыл ризыклары белән сыйлана алачак. Ярминкәгә район мәдәният хезмәткәрләре...

    Ярминкәдә фермерлар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, һәм, гомумән, авыл кешеләре терлек һәм кош ите, сөт ризыклары, йомырка, бәрәңге, яшелчәләр белән сәүдә итәчәк.

    Казан халкына авыл нигъмәтләренең иң сыйфатлысын, тазәсен алып баралар һәм чагыштырмача арзан бәяләрдән саталар. Шулай итеп, өлкәннәр үз бәйрәмнәрендә тәмле авыл ризыклары белән сыйлана алачак.

    Реклама

    Ярминкәгә район мәдәният хезмәткәрләре дә бара. Алар Өлкәннәр көне уңаеннан әзерләнгән концерт күрсәтәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: