Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районы вәкилләре үткән шимбәдә Казанның Дәрвишләр бистәсенә ярминкәгә 1 миллион 300 мең сумлык товар алып барды

    Үткән шимбәдә әлкилеләр Казанның Дәрвишләр бистәсендә ярминкә үткәрүдә катнашты.

    Реклама

    Ун авыл җирлеге, "Кызыл Шәрык-Агро", "Хузангай" ҖЧҖ вәкилләре, шулай ук фермерлар, шәхси хуҗалык тотучылар башкалага 1 миллион 300 мең сумлык товар төяп бардылар. Шәһәр халкына сөт ризыклары, ит, яшелчәләр, ярмалар һәм башка авыл нигъмәтләре тәкъдим ителде. Әлки товарларын казанлылар һәрчак яратып ала. Бу юлы бәрәңге һәм сөт аеруча күп сатылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: