Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы үзәгендә “Диабетсыз тормыш” дигән бик файдалы очрашу булды

Без үз саулыгыбыз турында кайгыртабызмы? Якыннарыбызның, туганнарыбызның яшәү рәвешенә игътибар итәбезме? Ни өчен еш кына гаиләдәге әти-әни дә, балалар да нык тазарып китә? Район мәдәният йортында "Диабетсыз тормыш"дигән исем астында узган очрашуда белгечләр белән бергә әнә шул сорауларга җавап эзләдек. Иң кадерле байлыгыбыз булган сәламәтлек хакында җитди уйланырга этәрде әлеге...

Без үз саулыгыбыз турында кайгыртабызмы? Якыннарыбызның, туганнарыбызның яшәү рәвешенә игътибар итәбезме? Ни өчен еш кына гаиләдәге әти-әни дә, балалар да нык тазарып китә? Район мәдәният йортында "Диабетсыз тормыш"дигән исем астында узган очрашуда белгечләр белән бергә әнә шул сорауларга җавап эзләдек. Иң кадерле байлыгыбыз булган сәламәтлек хакында җитди уйланырга этәрде әлеге чара.

Искиткеч эчтәлекле, кызыклы, файдалы булды Идел буе медицина профилактикасы үзәге вәкилләре оештырган әлеге очрашу. Әлкилеләр алдында республикада танылган күренекле табиблар - "Диабетсыз тормыш" Халыкара фонды президенты Лилия Әмирҗанова, республика клиник хастаханәсенең диабет үзәге җитәкчесе урынбасары, югары категорияле табиб Нина Куприянова, "Диабетсыз тормыш" Идел буе профилактика үзәге директоры һәм аналитигы Гөлшат һәм Әсгар Әмирҗановлар -чыгыш ясады. Медицина белгечләрен район башлыгы Александр Никошин сәламләде. Бу файдалы очрашуга районның учреждениеләр, предприятиеләр коллективлары чакырылган иде, гомумән, анда теләге булган һәркем катнаша алды.

Лилия Әхмәтҗанова үзенең кереш чыгышында ук диабет проблемасының бүген ничек кискен торуын искәртте, һәркемне бу мәсьәләгә җитди карарга чакырды.

-Россиядә халыкның 7 проценты шикәр диабеты белән чирли. Сезнең районда 284 кеше шушы авырудан интегә, аларның алтысы - балалар,-ди табиб. -Бүген 60 мең төрдәге чир дәвалауга бирешә, ә менә диабетны тулысынча дәвалап булмый. Безнең канда шикәрнең 5,5 процент булуы норма саналса, 7 процент инде - бик югары күрсәткеч. Бүгенге кыска гына очрашуда без сезне әллә ни күп нәрсәгә өйрәтә дә алмабыздыр. Әмма бу әңгәмәбез монда утыручыларга үз саулыклары, яшәү рәвешләре хакында уйланырга этәргеч бирсә, шикәр диабетының ни дәрәҗәдә мәкерле, куркыныч чир булуын аңларга ярдәм итсә, без күпмедер дәрәҗәдә үз максатыбызга ирешер идек.

Нина Куприяновага диабетка кагылышлы нинди генә проблемалар белән килмиләр, ул көн саен 20 ләп авыруны кабул итә икән. Ул җыелган халык алдында аңлаешлы, үтемле лекция укыды, һичшиксез, диабет турында уйланырга, сагаерга мәҗбүр итте. Мин бу әңгәмәдән үзем өчен иң әһәмиятле тоелган җиде пунктны блокнотыма теркәп куйганмын. Менә алар:

-тормыш яхшырган саен шикәр диабеты белән чирләүчеләр арта бара;

-диабетны тулысынча дәвалап булмый, әмма аны контрольдә тотып, тулы канлы тормыш алып барырга мөмкин;

-күп чирләр, шул исәптән шикәр диабеты дөрес тукланмауга бәйле;

-профилактика дәвалануга караганда күпкә арзанга төшә;

-иртән йокыдан торгач та табын янына утырганчы берничә минут булса да хәрәкәтләнеп алыгыз, бу тәнне, организмны уяту өчен кирәк; иң яхшысы - иртәнге гимнастика ясау;

-кич йокларга ятар алдыннан берничә сәгать ашамау хәерле; йокы алдыннан туклану, бигрәк тә камыр ризыклары ашау бик зарарлы;

-кандагы шикәр микъдарын даими контрольдә тоту мәслихәт; әгәр гел ашыйсыгыз килә, күп су эчәсез, хәлсезлек сизәсез икән, һичшиксез тикшеренергә кирәк.

Лектор тән авырлыгын контрольдә тотуның, дөрес туклануның, актив, позитив тормыш алып баруның никадәр мөһим булуына басым ясады.

Гомумән, очрашуга килгән медицина белгечләренең һәркайсы халыкка бик файдалы мәгълүматлар җиткерделәр, үзеңне саклап, саулыгыңны кайгыртып яшәргә өндәделәр.

Очрашу азагында Базарлы Матак урта мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова зал тулы әлкилеләр исеменнән кунакларга мөрәҗәгать итте:

-Кыйммәтле киңәшләрегез, эчтәлекле, кызыклы әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт сезгә. Бу очрашуга килмәгәннәр үкенерләр инде,-диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев