Әлки районында 169 кешенең бурычлары 15 миллион 700 мең сумга җитә
Районыбызда әҗәтләре булган 169 кеше чит илгә чыгу хокукыннан мәхрүм.
Аларның кредитлар, салымнар, алимент, коммуналь түләүләре буенча бурычлары 15 миллион 700 мең сумга җитә. Мәгълүм булганча, кешенең бурычы 10 мең сумнан артса, аны чит илгә чыгармыйлар. Районның баш суд приставы Сәвия Нотфуллина әйтүенчә, бурычлылар исемлеге көн саен артып тора.
Ел башыннан бирле район суд приставлары төрле әҗәтләре булган 4407 кешегә карата эш караганнар. Боларның тулаем бурычлары 179 миллион 608 мең сум тәшкил иткән. Приставлар тырышлыгы белән 39 миллион сум әҗәт түләтелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев