Реклама
18 февральдә, шимбә көнне, "Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагере базасында "Татарстан чаңгы юллары" традицион спорт бәйрәме үткәрелә.
Әлеге чаңгы ярышына район учреждениеләре, оешмалары хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре вәкилләре чакырыла. Гомумән, бу бәйгедә теләге булган һәр кеше катнаша ала. Ярышлар төрле яшь категорияләре буенча үткәрелә.
Көннәр язга авыша. Кышның һәр мизгеле белән хозурланып, рәхәтләнеп чаңгы шуып калыйк. Бу шимбәдә буласы спорт бәйрәмендә бергәләп катнашыйк. Ул сәгать 10 да башлана. Чаңгыларны прокатка алырга да мөмкин булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз