Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында 25 апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелә

    Бу чорда учак ягу, чүп-чар, коры үлән яндыру тыела.

    Шулай ук урманнарда ут кабызу, учак тергезү рөхсәт ителми. Ут-күзне кисәтү максатында авылларда урамнарны, йорт тирәләрен, елга буйларын кипкән үләннән һәм чүп-чардан чистарту зарур. Янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларының әйбәт хәлдә булуы мөһим. Махсус режим чорында янгын хәвефе булган эшләр башкару да чикләнә.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: