Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында 2738 баш нәселле бозаулар туган

    Терлекләрне ясалма орлыкландыру пунктлары эшчәнлеге быел әйбәт нәтиҗә биргән: каплатылган 2720 баш сыерның барысы да әйбәт кенә бозаулаган. Алардан 2738 баш бозау алынган. Болар инде яхшы нәселле терлекләр, тешеләрен үстереп, сөтле сыер итәргә була. Ясалма орлыкландыру операторлары арасында бик әйбәт эшләүчеләр дә аз түгел. Әйтик, Түбән Әлкидән Роберт Хәмәтшин, Югары...

    Терлекләрне ясалма орлыкландыру пунктлары эшчәнлеге быел әйбәт нәтиҗә биргән: каплатылган 2720 баш сыерның барысы да әйбәт кенә бозаулаган. Алардан 2738 баш бозау алынган. Болар инде яхшы нәселле терлекләр, тешеләрен үстереп, сөтле сыер итәргә була.

    Ясалма орлыкландыру операторлары арасында бик әйбәт эшләүчеләр дә аз түгел. Әйтик, Түбән Әлкидән Роберт Хәмәтшин, Югары Әлморзадан Рамилә Нотфуллина, Иске Матактан Евгений Леонтьев һәм Ташбилгедән Румия Ситдикова Европада кулланыш тапкан алым белән эшләп, каплатылган барлык сыерларның буазлануына ирештеләр.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: