Реклама
Районда бүген алиментлар буенча бурычлы 117 кеше исәпләнә.
Аларның балаларына түлисе әҗәтләре 4 миллион 691 мең сумга җиткән. 18 кеше эзләүдә - районда теркәлгән булсалар да, аларның кайдалыгы билгеле түгел.
Балаларына алимент түләүдән тайчанучыларның 23 е - хатын-кызлар. Болар нигездә ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән, шешә белән дус "күке"- әниләр. Алимент түләүдән усалларча качып йөргән биш кеше быел җинаять җаваплылыгына тартылган. Аларның өчесе ирегеннән мәхрүм ителгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз