Әлки районында бүген Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы митинг булды. ФОТО, ВИДЕО
Бүген, 21 февральдә, район үзәге Базарлы Матакта Азат итүче солдат һәйкәле янында Ватанны саклаучылар көненә һәм Совет Армиясе төзелүнең 100 еллыгына багышланган тантаналы митинг булды.
Митингта районыбызда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре, Әфган сугышында, Чечняда һәм башка локаль конфликтларда катнашкан райондашларыбыз, әлеге хәрби бәрелешләрдә улларын җуйган аналар, хезмәт коллективлары, мәктәп укучылары катнашты.
Тантаналы митингка җыелучыларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде.
-Без сугыш ветераннарына, тыныч тормышта дары иснәгән ир-егетләребезгә олы хөрмәтебезне белдерәбез. Илебез азатлыгы өчен, Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәгәндә башларын салган райондашларыбызны ихтирам белән искә алабыз.100 еллык тарихы булган армиябез бүген дә данлы традицияләренә тугры кала илебезнең һәм халкыбызның иминлеген, тынычлыгын лаеклы саклый. Бу мактаулы эшкә Әлки егетләре дә лаеклы өлеш кертә,-диде ул.
Митингта район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев, район ветераннар оешмасы җитәкчесе Ришат Хәлиуллин, Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюков чыгыш ясадылар, тантанага җыелган халыкны бәйрәм белән тәбрикләделәр.
Яу кырында ятып калган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык. Аннан Азат итүче солдат һәйкәле итәгенә, мәңгелек ут янына гирляндалар, чәчәкләр салынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев