Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында боз шугалаклары ясый башладылар

    Чуаш Кичүе мәктәбе янындагы хоккей тартмасына боз катырып, тимераякта шуа, хоккей уйный башлаганнар.

    Бу көннәрдә "Алинә" универсаль спорт залы артындагы яңа төзелгән хоккей тартмасында да боз катыруга керешкәннәр. Түбән Әлкидәге эшмәкәр Шәйхетдиновлар ясаган хоккей тартмасында шулай ук шугалак ясау эшләре башланырга тора.

    Район башлыгы Александр Никошин авыл җирлекләре җитәкчеләре алдына бу атна дәвамында авыллардагы хоккей тартмаларында су агызып боз катыру, ә тартмалар булмаган урыннарда табигый сулыкларда шугалаклар ясауны оештыру бурычын куйды.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: