Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында быел 95 кеше салкын тию чирләре (ОРВИ) билгеләре белән хастаханәгә мөрәҗәгать иткән

    Ел башыннан бирле 95 кеше сулыш юллары вируслы инфекциясе (ОРВИ) чирләре билгеләре белән район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән.

    Авыручыларның 45 е - 14 яшькә кадәрге балалар. Баш табибның эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Эллада Плаксина сүзләренә караганда, районда грипп белән авыручылар юк. Вируслы инфекция чирләрен йоктырмас өчен күп кеше җыелган урыннарда булмаска тырышырга кирәк. Ә инде үзегездә авыру билгеләре сизсәгез, кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итегез, табиб билгеләгән дәвалау чараларын үтәгез, ди Эллада Плаксина. Ул шулай ук профилактика максатында кагоцел, инговерин, арбидол кебек вируска каршы препаратлар кулланырга киңәш итә.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: