Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында эшмәкәрләр слеты үткәрелә

    27 апрельдә районда эшмәкәрләр слеты үткәреләчәк.

    Бу көнне эшмәкәрләрне Татарстан Икътисад министрлыгы, "Татлизинг" унитар предприятиесе, төрле банклар белгечләре белән очрашу көтә. Слетта җитештерү, сәүдә, хезмәт күрсәтү һ.б. белән шөгыльләнүче барлык эшмәкәрләр чакырыла. Аларны шулай ук төрле номинацияләр буенча бүләкләүләр, күңелле концерт көтә. Слет район мәдәният йортында узачак. Ул 10.00 сәгатьтә башлана.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: