Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында ир-атлар командалары арасында волейбол буенча район чемпионаты башлана

    Волейбол буенча ир-атлар командалары арасында район чемпионатына 3 октябрьдә старт бирелә.

    Һәр елны районыбызда волейбол буенча район беренчелеге ярышлары үткәрелә. Ул гадәттә көз айларында башлана һәм 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне алдыннан төгәлләнә. Дүрт айдан артык дәвам итәсе бәйгедә район оешма-учреждениеләре, авыл җирлекләре командалары көч сынашачак. Әлегә командаларны туплау бара, беренче күнегүләр үткәрелә.

    Бераз соңрак хатын-кызлар командалары арасында да волейбол ярышлары башланачак. Аларның җиңүчеләре 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан ачыкланачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: