Әлки районында кар машинасы белән идарә итүчене тоткарлаганнар
Татарстан үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе 15 гыйнвардан 7 мартка чаклы "Кар машинасы 2018 операциясе үткәрә.
Һәм беренче көнне үк идарәнең район бүлеге кар машинасы белән кагыйдә бозып идарә иткән берәүне тоткарлап та өлгергән. Бу кеше үзенең кар машинасын тиешенчә теркәмәгән, шуның өстенә тракторист-машинист таныклыгының тиешле категориясенә дә ия түгел икән. Ә бит аның йөртүче таныклыгында А категориясе дә бар икән, дәүләт күзәтчелеге бүлегенә килеп 500 сум акча түләргә һәм тракторист-машинист таныклыгын киредән теркәргә генә кирәк булган. Хәзер аңа шактый суммада штраф түләргә туры килгән.
Сүз уңаеннан: елына бер тапкыр тиешле техник карау үткәрелмәгән транспорт белән идарә иткән өчен механизаторлар моңарчы 100-300 сум штрафка тартыла булсалар, яңа елдан бу турыдагы эшләр судка җибәреләчәк. Анда инде гаеплеләргә карата җәза авыррак булырга, аларны хәтта 3-6 айга таныклыкларыннан мәхрүм итәргә мөмкинн. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район буенча начальнигы Андрей Петухов оешма-предприятиеләр җитәкчеләрен документларны үзвакытында рәсмиләштереп, механизаторларын "якларга" өнди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев