Әлки районында “Китапка икенче тормыш бүләк ит!” акциясе башланды
Республикада 28 июльдән 28 октябрьгә чаклы узасы китап җыю акциясенә әлкилеләр дә теләп кушылыр. "Китапка икенче тормыш бүләк ит!" дип аталган әлеге хәйрия чарасында мәктәп укучылары, әти-әниләр, эшмәкәрләр, гомумән, теләге булган һәркем катнаша ала. Инде укылган, файдаланылган, кешенең үзенә әллә ни кирәге дә булмаган китаплар һәр өйдә диярлек бар бит....
Республикада 28 июльдән 28 октябрьгә чаклы узасы китап җыю акциясенә әлкилеләр дә теләп кушылыр.
"Китапка икенче тормыш бүләк ит!" дип аталган әлеге хәйрия чарасында мәктәп укучылары, әти-әниләр, эшмәкәрләр, гомумән, теләге булган һәркем катнаша ала. Инде укылган, файдаланылган, кешенең үзенә әллә ни кирәге дә булмаган китаплар һәр өйдә диярлек бар бит. Аларны бүтәннәр дә куллана алсын, икенче тормыш белән яшәп китсеннәр өчен китапларны мәктәпләргә тапшыру сорала. Мәктәп китапханәләрендә әдәби һәм фәнни-популяр китапларны да, дәреслекләрне дә бик теләп кабул итәрләр. Билгеле, китаплар яхшы хәлдә булырга тиеш. Бу акция республикада инде берничә елдан бирле үткәрелә. Ул чорда мәктәп китапханәләре шактый баеп кала. Хәйрия чарасына нәтиҗә ясаганнан сон иң активларны бүләкләү дә күздә тотыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев