Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында ноябрьдә 10 бала туган, 5 гаилә төзелгән

    Район ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, ноябрьдә туган балалар хисабына район халкы 10 кешегә арткан.

    Узган айда 5 гаилә төзелгән, 4 пар аерылышкан, 25 кеше мәңгелеккә күчкән. Ә ел башыннан бирле 99 нарасый дөньяга аваз салган, 83 пар өйләнешкән, 34 гаилә таркалган, 275 райондашыбыз вафат булган.

    Чагыштыру өчен: 2016 елның ноябрендә 6 бала туган, 8 пар никахлашкан, 3 гаилә таркалган, 21 кеше бакыйлыкка күчкән. Елның 11 аенда 135 бала дөньяга килгән, 79 гаилә төзелгән, 26 пар аерылышкан, 253 кешенең гомере өзелгән.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: