Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында “Патриот” клубы хәрби-кыр уеннары үткәрде. ФОТО

    Андрей Зиньков җитәкчелегендәге "Патриот" клубы Бөек Җиңү көненә багышлап хәрби-кыр уеннары үткәрде.

    Уеннар "Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагере базасында узды. Балалар махсус хәрби киемнәрдән иде. Алар физик һәм хәрби әзерлек буенча күнекмәләр уздылар, төз атуда сынаштылар. Ату бәйгесе бик кызыклы булды, анда балалар пейнтбол уенында ярыштылар. Бу уенда катнашучылар пневматик коралдан буяулы шарчыклар белән аталар. Пейнтбол вакыйганы сугышчан ситуациягә яраклаштырып оештырырга мөмкинлек бирә, һәм анда сәламәтлеккә бернинди зыянсыз катлаулы маневрлар үткәрергә була.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: