Әлки районында сынау өчен уракка төшеп карадылар
"Кызыл Шәрык-Агро"ның Көньяк-көнчыгыш Әлки филиалында сынау өчен басуга суктыру комбайннары төште.
Комбайнчылар "Борискино" отрядының уҗым бодае басуында суктыруга тотындылар. Дөрес, әлегә бөртеклеләр турыдан-туры суктыру өчен дымлырак. Әмма һава шартлары шулай аяз торганда алдагы ике көндә тулысынча уракка керешергә дә мөмкин.
Филиалның баш агрономы Радик Бильданов әйтүенчә, бүген уракка төшеп комбайннарны сынап карарга һәм бөртеклеләрнең чыгышын да билгеләргә булганнар.
Әлеге кырдан гектардан уртача 38 центнер ашлык чыккан. Филиалда комбайннарны уракка сыйфатлы итеп әзерләгәннәр. Һәр кыр корабына икешәр механизатор беркетелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев