Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында торак йортлар, учреждениеләр, производство биналары түбәләреннән карларны төшерү оештырыла

    Көннәр җылыта башлау белән түбәләрдәге карлар бермә-бер авырая.

    Нәтиҗәдә ул кыеклардан шуып төшеп кешеләр иминлегенә куркыныч тудыра. Кар күбрәк булса, түбәне дә җимерергә мөмкин. Шуңа да кыш әйләнәсе яуган карларны өйләр, күп фатирлы йортлар, оешма-учреждениеләр, производство биналары, терлекчелек фермалары түбә-кыекларыннан кичекмәстән төшерү зарур. Бу эшне авыл җирлекләре, хуҗалыклар, оешмалар җитәкчеләре оештырырга тиеш. Түбәләрне кардан чистартканда хәвефсезлек чараларын күрү дә бик мөһим.

    Реклама

    Көннәр язга авышканда шулай ук кыекларда боз сөңгеләре барлыкка килә. Аларны да кешеләргә куркыныч тудырмасын өчен даими чистартып тору мәслихәт.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: