Әлки районында туып үскән Александр Лукоянов Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган
1962 елның июнендә мин Кустанай өлкәсендәге "Комаровский" совхозына баш агроном итеп билгеләндем. Хезмәт эшчәнлегемне 1961 елның мартында Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач шул ук районның Тельман исемендәге колхозында башлап җибәргән идем. Шәһәрдә туып үскәнлектән, бер еллык тәҗрибәм белән генә баш агроном булып эшләргә үземне әзер дип санамасам да, район җитәкчеләре...
1962 елның июнендә мин Кустанай өлкәсендәге "Комаровский" совхозына баш агроном итеп билгеләндем.
Хезмәт эшчәнлегемне 1961 елның мартында Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач шул ук районның Тельман исемендәге колхозында башлап җибәргән идем. Шәһәрдә туып үскәнлектән, бер еллык тәҗрибәм белән генә баш агроном булып эшләргә үземне әзер дип санамасам да, район җитәкчеләре башкача уйлаган булып чыкты.
Һәм, ике совхоз арасындагы ерак юлны үтеп, бөтенләй яңа мохиткә килеп эләктем. Совхозда өч бүлекчә, 28 мең гектар чәчүлек җирләр…
Эш күләме мине куркытмады, ә менә Комаровкада Татарстаннан якташларымның күп булуы сөендерде. Халык белән уртак телне тиз таптым, әле өйләнмәгән идем, совхоз тулай торагында яшәдем һәм гел кешеләр белән аралашырга омтылдым. Әле совхозның комсоргы итеп тә сайлап куйдылар үземне, шулай итеп, күңелсезләнергә һич вакыт калмый иде.
Татарстанның Әлки районыннан килгән һәм машина йорты мөдире булып эшләгән Александр Васильевич Лукояновны бик яхшы хәтерлим. Урып-җыю чорында ул комбайнда эшли, башкаларга үрнәк күрсәтә. Ә башка вакытта һәрчак машина йортында була. Мин дә аның янына еш килә идем, чөнки сөйләшер сүзләребез күп иде. Ул үзенең 1954 елда беренчеләр рәтендә чирәм җирләрне үзләштерергә килүе турында сөйли иде. Ә миңа барысы да кызык. 1954 елда мин бит тугызынчы сыйныфта гына укый идем әле. Без, газета укып, радио тыңлап, чирәм җирләрне ничек үзләштерүләре белән кызыксынып тора идек. Ә монда шул эшләрдә үзе катнашкан кеше! Әле ниндие диген - Социалистик Хезмәт Герое! Мине Александр Васильевич һәрчак үзенә тартып торды, аның белән аралашу гаять кызык иде. Шулай да механизатор буларак ул миңа "кирәгрәк" иде. Аның олы ярдәме белән башкарылган ике зур эшебез турында сөйлим әле.
Беренчесе җыеп алынган бөртекне ындыр табагында эшкәртү белән бәйле. Ул елларда ЗАВ, КЗС ише бөртек чистарткыч комплекслар әле юк, еш кына бөртек комбайннан туп-туры элеваторга китә. Һәм нәтиҗәдә көчле һәм каты бодай өчен түләнүче 40 процентлы өстәмә дә, бөртек калдыклары - терлекчелек өчен фураж да югала. Мин Лукояновка мөрәҗәгать итеп, бөртек чистартуны механикалаштыруда булышуны үтендем. Ул каршы килмәде, нәрсәнедер машина йортыннан табып алды, нәрсәнедер элеватордан сорады һәм 1963 елның урагы башланган вакытка үзәк ындыр табагында районда беренче бөртек чистарту пункты эшли башлады. 1966 елда безнең үрнәккә ияреп, район совхозларының барлык ындыр табакларында диярлек шундый механикалаштырылган линияләр эшли иде инде. Шунысын да әйтеп үтим: моны бит бернинди төзелеш планыннан, проектыннан башка, кул астындагы материаллар белән, бары зур энтузиазмга таянып эшләдек. Ә башлап йөрүчебез Александр Васильевич Лукоянов булды.
Нык истә калган икенче әйбер аз күләмле сиптерткеч уйлап табу. Аны ССК дип атадык ( "Смерть сорнякам Комаровки"). Бу 1963 ел иде, районга беренче тапкыр гербицидлар кайтарылды. "Сельхозтехника" базасыннан гербицидларны алып китеп кулланырга теләүчеләр табылмады, алар турында беркем рәтләп белми, әле бит сиптерткечләр дә юк. Миңа булган ике ОВТ-1 сиптергеченең берсен һәм гербицидларның район фондын бөтенләе белән бирделәр. Алдым һәм кабат Лукояновка мөрәҗәгать иттем. Ул сиптергечне бер гектарга 40 литр эретмә кулланырлык итеп көйләп бирде (регламент буенча 1 гектарга 200 литр). Әмма бер сиптергеч аз иде, билгеле, мин Лукояновтан АГУД-2 генераторын шушы эшкә җайлап куюын үтендем. Җайлады: бензин двигателен алып, 3 кублы су савыты арбасына генератор куйды, кукуруз чапкычы редукторы аша трактор валына тоташтырды һәм, могҗиза! Бер гектарга 15 литр эремә кулланучы менә дигән сиптергечне ясап та куйды! Бер тапкыр тутырган гербицид эремәсе 200 гектарга җитә иде. Көненә шушы җайланмалар белән 400 гектар мәйдан эшкәртә идек. Эшне үзвакытында башкарып чыктык, берничә көннән эшкәртелгән кырлар күзне иркәләрлек булып үзгәрде.
Ә 1966 елда, мин Орджоникидзе районының авыл хуҗалыгы идарәсе баш агрономы булып эшләгәндә, тагын нәкъ шулай 5 сиптергеч ясалды. Мондый хәлләр хәтердә нык саклана, билгеле…
Үсемлекләрне саклау буенча халык чаралар куллануның иң кызу чорларында мин рәхмәт һәм аптырау катыш шушы ОВТны һәм Лукоянов ясаган ССКны искә төшерәм. Рәхмәтем Александр Васильевич Лукояновка, якташым, чирәм җирләргә беренчеләрдән аяк баскан кеше, Социалистик Хезмәт Герое, энтузиаст һәм уйлап табучыга… Аптыравым исә түбәндәге белән бәйле: илле ел элек үк инде Лукоянов катнашында гербицидларны бер гектарга 200 литр куллансаң да, 15 литр тотсаң да нәтиҗәнең шул ук икәнен исбатлаган идек. Әмма хәзергә кадәр регламент 1 гектарга 200-300 литр эремә куллануны таләп итә. Парадокс! Бушка су агызуның нигә кирәге бар?! Бу бит вакытны, акчаны әрәм итү генә. Ә алар безгә һәрчак җитми.
Александр Васильевич Лукояновка 90 яшь. Мин аны 50 ел күргәнем юк инде һәм карт итеп күз алдына китерә алмыйм. Хәтеремдә ул һәрчак яшь, энергияле, инициативалы. Шундый геройлар күбрәк булсын иде!
Иосиф Левин,
Татарстанның атказанган агрономы,
фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев