Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында урманчылар киләсе ел эшенә быел керешкәннәр

    Әлки урманчылыгы агач утырту буенча киләсе ел планының 36 процентын көзеннән башкарырга өлгергән.

    Урман хуҗалыгына 2018 елда 55 гектар мәйданда агач утырту планы җиткерелгән. Язын кар тиз генә эреми торган участокларда урманчылар үсентеләрне көзеннән утыртып калырга булганнар. Шулай итеп,

    20 гектар мәйданда урман массивлары арттырылган. Башлыча нарат үсентеләре утыртылган. Ә калган мәйданнарда урман утырту язын башкарылачак. Моның өчен туфракны эшкәртү, үсентеләр хәзерләү дәвам итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: