Әлки районында Яңа елга иң матур бизәлгән йорт - Рифкать һәм Наилә Латыйповларныкы. ФОТО
Яңа ел төннәрендә районның Төп чыршысы янында узган бәйрәм тантанасында Яңа елны иң матур "битзәнеп" каршы алган шәхси йортлар, оешма-учреждениеләр бүләкләнде.
Менә ничәнче ел инде "Иң матур бизәлгән шәхси йорт" дип Базарлы Матакның Көньяк урамында яшәүче Рифкать һәм Наилә Латыйповлар йорты табылды. Аларга "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе исеменнән Дипломнарны һәм истәлекле бүләкләрне бүлекчә секретаре урынбасары Мария Плаонова тапшырды.
Икенче һәм өченче урыннарны Ирек Сөләймәнов урамында яшәүче Ильяс һәм Гөлсәрия Төхвәтуллиннар һәм Крайнов урамындагы Раил һәм Рамилә Мисыргалиевлар гаиләләре яулады.
Кардан, боздан иң матур сыннарны ясаучылар дип Лисенков исемендәге район музее табылды. Бу номинациядә икенче һәм өченче урыннар Базарлы Матак урта мәктәбенә һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназиягә бирелде.
"Иң матур бизәлгән Яңа ел чыршысы" номинациясендә беренче урын "Әлки хәбәрләре" редакциясенә, икенче - район газ эксплуатацияләү службасы һәм Базарлы Матак үзәк больницасына, өченче урын "Теремкәй" һәм "Ромашка" балалар бакчаларына бирелде. Әлеге коллективларга да, бәйрәмгз җыелган халыкның көчле алкышлары астында "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе Дипломнарны һәм сертификатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев