Әлки районында Яңа Сихтермә авылына күтәртелгән каты түшәмәле юл салалар
Сихтермә-Хузангай авылыннан Яңа Сихтермәгә турыдан күтәртелгән каты түшәмәле юл сала башладылар.
Әлеге юл Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелә. "Хузангай" бүген гаять зур җәмгыять. Аның кырлары Кошки якларына кадәр барып тоташа. Ә авыл хуҗалыгы техникасын, басу юллары үтәрлек булмаганда, Базарлы Матак аша йөртәләр иде. Инде андый әйләнеч юл мәшәкатеннән котылачаклар. Яңа Сихтермәгә чаклы юл салынгач (ә ул авыл автомобиль трассасы белән тоташкан), "Хузангай" җәмгыяте өчен уңайлыклар артачак.
Күтәртелгән юлның озынлыгы дүрт километр була. Бүген анда "Алексеевскдорстро"ның куәтле скреперлары эшли. Күтәрткән юл өстенә 15 сантиметр калынлыгында ком-таш катнашмасы (ЩПС) түшәлә. Юлны ике ай эчендә төзеп бетереп, файдалануга тапшырырга җыеналар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев