Әлки районында “Әйлән-бәйлән” республика фестивале үтте. ФОТО
Июньнең соңгы көннәрендә безнең районда "Әйлән-бәйлән" республика фестивале үткәрелде.
Оештыручылар аны Базарлы Матакның "Алинә" спорт залында уздырдылар.
Фестиваль республикада беренче тапкыр үткәрелә. Ул Татарстанда яшәүче төрле милләт халыкларының уеннарын, гореф-гадәтләрен, йолаларын күрсәтүгә багышлана. "Әйлән-бәйлән"не башта Сабантуй җирендә үткәрергә уйлаган иделәр. Әмма әлеге дә баягы көчле яңгырлар яву сәбәпле спорт залына күчерделәр. Фестивальгә 13 районнан һәм Төмән шәһәреннән балалар фольклор ансамбльләре иҗат төркемнәре килгән иде. Мәдәни җыенны ачу тантанасында район башлыгы Александр Никошин катнашты. Ул үзенең сәламләү чыгышында болай диде:
-Халыкларыбызның асыл гореф-гадәтләрен берәмтекләп җыеп, өйрәнеп һәм саклап сез мирасыбызны баету буенча гаҗәеп зур эш башкарасыз. Татарстан җирендә күпмилләтле халык яши. Бусы сезнең милли киемнәрдә дә чагылыш тапкан. Бездә төрле милләт вәкилләре үзара тату, дус булып гомер итәләр. Шушы кыйммәтле казанышыбызны, асыл сыйфатларны саклагыз, үстерегез. Әлки җирендә күпләрегез беренче тапкырдыр әле. Шушы спорт залыннан ерак түгел бай эчтәлекле музеебыз бар, аны карап чыгарга да вакыт табыгыз. Сезгә иҗади уңышлар телим.
Шуннан соң һәр коллективның капитаннары уртага чакырылды. Алар такмак әйтә-әйтә районнар вәкилләренең чыгыш ясау тәртибен билгеләделәр. Түргә беренче булып Тукай районыннан килгән кунаклар чыкты. Аларның "Жемчужина" ансамбле мордва халкының авыз иҗаты җәүһәрләрен күрсәттеләр. Безнең район коллективлары татар һәм чуаш фольклорын сәхнәгә чыгарды. Башка ансамбльләр чыгышлары да һәркайсы үзенчә кызыклы, кабатланмас булды. Жюри аларга бәя биреп барды.
Икенче көнне иң оста чыгыш ясаган коллективлар Дипломнар белән бүләкләнде. Беренче урынны Әгерҗе районыннан килгән "Кадряк сем" халык ансамбле яулады.
Фестиваль көннәрендә спорт комплексы халык уеннары мәйданына әйләнде. Балалар әтиләре, әби һәм бабайлары яраткан уеннарны искә төшерделәр. Ә фестивальнең иң кызыклы вакыйгасы дип борынгы "Ашык" уены буенча турнирны атарга була. Анда теләгән һәркем катнашты. Беренче урынга Бөгелмә районыннан килгән "Овации" балалар коллективы лаек булды. Безнекеләр дә сынатмады - Иске Хурада мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Пугане" балалар коллективы өченче урынны алды.
Шулай итеп йке йөздән артык бала катнашкан беренче республика "Әйлән-бәйлән" фестивале безнең районда үтте. Анда катнашучылар иҗат бәйгесен зур әзерлек белән уздырган өчен хуҗаларга рәхмәт әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев