Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында “Әйлән-бәйлән” видео-китабы төшерделәр

    "Әйлән-бәйлән" Татарстан халыкларының традицион уеннары фестивале хәзер һәр елны безнең районда узачак.

    Быел җәй районыбызда үткән әлеге фестивальгә республиканың төрле районнарыннан бик күп балалар коллективлары җыелган иде. Ә киләсе елдан фестиваль халыкара төс алыр дип күздә тотыла.

    Республика Мәдәният министрлыгы узган атнада районыбызда "Әйлән-бәйлән" видео-китабын төшерде. Анда Хурада мәдәният йорты каршында эшләүче "Пугане", район мәдәният йортының "Асылташлар" балалар фольклор коллективлары чыгышлары кертелде.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: