Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районында юлларны март бураннары ясаган көртләрдән арындыралар

    15 марттан 16 сына каршы төндә һәм иртән район территориясендә шактый кар яуды, буран уйнады.

    "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең район участогы техникасы төне буе юлларны кар көртләреннән арындырды.

    Төнге сәгатьләрдә юлларда алты берәмлек техника эшләде. Ә көндез трассаларга кар төрттергечле 10 "КамАЗ" машинасы, өч грейдер һәм кар чистарту агрегатлы дүрт МТЗ тракторы чыкты.

    Юл эшчеләре шулай ук бозлавык урыннарга ком-тоз катнашмасы сиптерәләр.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: