Әлки районыннан Дмитрий Матюшкин һәм Раил Габдрахманов язмышларын армия белән бәйләгәннәр. ФОТО
Ватанны саклаучылар көне дигәч, беренче чиратта ил каршындагы бурычын үтәп, армия сафларында чакырылыш буенча хезмәт иткән ир-егетләрне күз алдына китерәбез.
Ә бит күп кенә әлкилеләр Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итәләр, ягъни хәрби хезмәтне гомерләренең күпмедер өлеше өчен һөнәр итеп сайлыйлар.
Мәктәптән соң хәрби училищеларда белем алып, язмышларын армия белән бәйләүче егетләребез дә аз түгел. Алар инде үзләре солдатларга «ата», төрле дәрәҗәдәге командир буларак, илебез чикләренең кагылгысызлыгы, Ватаныбыз иминлеге сагында торалар.
"Хәрби корабта диңгезләр гизәсем килде"
Дмитрий Матюшкинга әле егерме бер яшь кенә. Әмма ул инде мәктәптән соң училище тәмамлап, эретеп ябыштыру производствосы технигы һөнәрен үзләштерергә дә, сөеклесе Настяга өйләнеп, әти булырга да, Ерак Көнчыгышка китеп, контракт буенча сигез ай хезмәт итәргә дә өлгергән.
-Ничек болай килеп чыкты соң, кай арада өлгердең?- дигән сорауга ул менә нәрсәләр сөйләде:
-Училище тәмамлагач, Казанга барып эшкә урнашырга уйладым. Ике куллап алалар, әмма хәрби билетны сорыйлар. Ә мин бит әле армиядә хезмәт итмәдем! Матакка кайттым, электр челтәрләренә эш сорап бардым. Бик әйбәт, алабыз, ләкин армиягә китеп барсаң? Син, егет, бу проблемаңны хәл ит инде, диделәр. Киттем хәрби комиссариатка. Ә анда миннән олыраклар армиягә җибәрүне көтеп яталар. Шунда хәрби комиссар Виктор Лаврентьев әйтте: "Дима, техникум я институт бетерүчеләр өчен яңа мөмкинлек бар - чакырылыш буенча түгел, контрактлы хезмәткә китәргә була. Дөрес, бер түгел, ике елга. Әмма бит хезмәт хакы алып, социаль гарантияләрдән файдаланып хезмәт итәсең". Уйлап карадым, үземнекеләр белән киңәшләштем дә, тәвәккәлләргә булдым. Бик тә таулы-диңгезле якларны күрәсем килгән иде, шуңа күрә Камчатканы, Сахалин өлкәсен сайладым.
Шулай итеп, Дмитрий дус- ты Булат Юмагулов белән илебезнең иң ерак ноктасына юл ала. Гомерендә беренче тапкыр самолетта очып, хезмәт итәсе частена барып җитә.
-Килеп төштек. Андагы матурлыкка таң калдым. Вулканнар, кайнар чишмәләр, океан! Яр буенда диңгез арысланнары, океанда дельфиннар, әллә нинди балыклар. Һавасы да бөтенләй бүтән!-ди егет.
Контракт белән хезмәт итәргә килгән егетләрне бик әйбәт каршылыйлар, ә дүрт көн үтүгә Дима беренче тапкыр катер-тральщикта рейдка чыга. Билгеле, яңа тормышка күнегүләре ансат булмый. Әмма офицерларның яшь матросларга булган әйбәт мөгамәләсе яңа шартларга күнәргә, кирәк нәрсәләргә өйрәнергә ярдәм итә.
-Корабльдә башкача булмыйдыр да ул, анда бер гаиләдәй яшәмәсәң, хезмәт итү мөмкин дә түгелдер. Тирә- ягыңда күз күреме дәһшәтле океан гына. Бер-береңне кайгырту - шушы океанда исән- сау йөрү, илнең диңгез буе чикләрен ышанычлы саклау шарты да әле ул,-ди Дмитрий, тәҗрибәле диңгезчедәй фикер йөртеп.
Иске Тахталада, әти-әнисе янында, аны хатыны Настя һәм кечкенә кызы көтә. Февральдә Дмитрий Матюшкин ялга кайт- ты. Билгеле, гаиләсеннән башка яшәү аңа ансат түгел. Әмма егет киләчәген диңгез флоты белән озакка бәйләү турында уйлана, шуңа гаиләсен дә үзе белән алып китмәкче. Ә нәрсә, алга таба укырга да, гаиләң белән яшәргә дә бөтен шартлар тудырылган. Бәлки озак та үтмәс, Дмитрий Матюшкин капитан булып, үзе корабль штурвалы артына басар әле…
Танклар биатлонында катнашкан якташыбыз
Раил киләчәктә кем булырга дип баш ватмый, хәрби комиссариатта эшләүче абыйсы аңа акыллы киңәш бирә - хәрби училищеда укып, офицер булырга. Дус-туганнары арасында инде Россия армиясе офицеры булып ирешкән егетләр дә бар. Бала чагыннан спортны яраткан, холкында мөстәкыйльлек, үз дигәненә ирешә белү кебек сыйфатлар өстенлек иткән егет Казан танк училищесына укырга керә. Башта авыр була, билгеле, тора-бара даими физик әзерлекне дә җиңел үтә, математика, тактика кебек фәннәрне дә үзләштерә, танк йөртү серләренә дә төшенә.
2010 елда училищены тәмамлап, яшь лейтенант Раил Габдрахманов взвод командиры вазыйфасында Новосибирскидагы хәрби частьта хезмәт итә башлый. Ике елдан аны Алтайга күчерәләр. Хәзер инде ул капитан, танк ротасы белән җитәкчелек итә. Чираттагы ялы вакытында Раил редакциягә кереп чыкты һәм ничек хезмәт итүе турында сөйләп исне китәрде.
-Саклану министры булып Сергей Шойгу эшли башлагач, армиягә игътибар нык артты, тәэминат яхшырды. Яңа танк- лар үзләштерәбез, өйрәнүләр даими үткәрелә, таләпләр кырыслана. Нәтиҗәдә солдат һәм офицерларның осталыгы үсә, тәҗрибәсе ныгый. Ишеткән- күргәнегез бар микән танк биатлоны дигән ярышларны? Аларны әзерләү һәм үткәрүдә без дә катнаштык, ярышларның Россия этабында өченче урын алдык. Дөнья чемпионатын тамашачы буларак кына карасак та, чит ил командаларын безнең шартларга өйрәтүдә турыдан- туры катнаштым. Мондый ярышлар да танк гаскәрләрен камилләштерүгә хезмәт итә, - диде ул.
Яшь булса да, якташыбызга армия хезмәтендә шактый күрергә-кичерергә туры килгән инде. 2012 елда Ульяновск өлкәсендә хәрби базада шартлау булгач, снарядларны зарарсызландыруда катнаша ул һәм дәүләт бүләгенә лаек була.
"Сугышчан хезмәттәшлекне ныгыткан өчен" медален танк биатлоны ярышларына 17 илдән килгән 54 команданы әзерләшкән өчен бирәләр. Бүген капитан Раил Габдрахманов - гвардияче, II класслы белгеч, әйткәнемчә, рота командиры.
- Ә хыяллар?-дигән соравыма:
- Академиядә укып, белемнәрне арттыру, лаеклы хезмәт итү, - дип җавап бирде егет.
Тормышыннан, язмышының шулай бер эздән баруыннан канәгать ул. Киләчәктә офицер булырга хыялланучыларга киңәше мондый: спорт белән физик яктан чыныгырга, рухыңны ныгытырга, кыю, тәвәккәл булырга гына кирәк. Ә хәрби кешенең тормыш- көнкүрешен дәүләт кайгырта. Раил әнә Казанда хәрби ипотека шартларында фатир да алып куйган.
- Миңа армиядәге тотрыклылык ошый: хезмәт хаклары, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту, белемне арттыру мөмкинлекләре, гаиләң өчен тиешле шартлар - барысы да бар. Киләчәген армия белән бәйләргә теләгән егетләргә, рәхим итегез, дип кенә әйтәсем килә,-дип ышандыра Раил.
Менә шундый егетләребез бар Россия армиясендә. Үз-үзенә, максатына нык ышана алар. Бәлки әле берсе генерал, берсе адмирал булып ирешерләр. Уңышлар сезгә, Әлки уллары!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев