Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районыннан Газинур Фәттахов гер спорты буенча ветераннар арасында Россия беренчелегендә беренче урын яулады

    Карга авылында яшәүче Газинур Фәттахов

    гер спорты буенча ветераннар арасында узган Россия беренчелегендә беренче урын яулап кайтты.

    19-21 майда Киров шәһәрендә булган әлеге бәйгедә гер спорты буенча дөнья чемпионатына спортчылар сайлап алынды. Газинур быел ноябрьдә Көньяк Кореядә үтәчәк шул зур ярышта да катнашачак.

    Реклама

    Бу көннәрдә Газинур Фәттахов Казанда "Газпром" Спартакиадасында катнашып, гер күтәрү буенча үз авылыгында шулай ук беренче урынга лаек булды һәм сентябрьдә Сочида үтәсе Россия Спартакиадасында чыгыш ясау хокукына ия булды. Мәгълүм булганча, "Алинә" универсаль спорт залы тренеры Газинур Фәттахов былтыр Казахстанда гер спорты буенча дөнья чемпионы исемен алган иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: