Реклама
Иске Алпар авылында мәдәният йорты каршында балалар өчен спорт һәм уен мәйданчыгы төзеп куйдылар.
Әлеге мәйданчыкны Иске Алпар авыл җирлеге башкарма комитеты халыкның үзара салым акчасына ясаткан. Биредә балалар өчен төрле спорт җиһазлары урнаштырылган. Сабыйлары белән килгән әти-әниләргә дә ял итәргә җайлы. Мәйданчыкны терлек-туар, кош-корт кермәслек итеп матур тимер койма белән тотып алганнар.
фото яндекс
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз