Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Базарлы Матак авылы Шаһвәлиев урамында яшәүчеләр һәм салманлылар асфальт юл көтә

"Без дә яхшы юл көтәбез..."

Соңгы вакытта юллар төзелеше турында шактый яздык. Һәркем өчен мөһим һәм актуаль тема шул бу. Шушы арада газетабыз сайтында юллар торышына кагылышлы берничә фикер һәм сорау да калдырганнар.

"Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Без яшь гаилә, өч ел инде Базарлы Матакның Шаһвәлиев урамында яшибез. Көз һәм яз безнең өчен иң авыр вакытлар. Яңгырлар белән изелгән пычрак юлдан балаларга да, сумкалар, сабыйлар күтәргән олыларга да йөрү бик читен. Кышын юлларны кардан чистартуда да проблемалар була. Урамыбызда кайчан юл ясарлар икән? Вак таш булса да түшәсеннәр иде. Әнә Крайнов урамындагы яңа юлны күреп күз куана...".

Газета укучыларыбызның бу зарларын без Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусинга җиткердек.

- Район үзәгенең Шаһвәлиев урамы - авылыбыздагы яңа урамнарның берсе. Аннан күпкә алдарак төзелгән Афанасьев, Көнбатыш, Тимирязев, Социалистик, Комлы, Энгельс урамнары да каты түшәмәле юл көтәләр. Акрынлап булса да район үзәгендә автомобиль юллары, җәяүлеләр өчен тратуарлар ясалып тора. Шаһвәлиев урамы гаять зур, аның озынлыгы бер километрдан артык. Биредә каты түшәмәле юл салу да шактый кыйммәткә төшә. Ул урамда киләсе елда юл ясалыр дип әлегә ышандыра алмыйм. Район үзәгендәге урамнарда юл төзүне махсус комиссия хәл итә. Халык мөрәҗәгатьләрен дә без шунда юллыйбыз. Шаһвәлиев урамында яшәүчеләрнең зарын да комиссиягә тапшырырбыз, -дип җавап бирде Рәшит Мусин.

"Болгар ягына, Яңа Салманга кайчан яхшы юл салыныр икән? Анда юлның исеме генә, чокыр-чакыр, сикәлтәләр...Шунлыктан аварияләр булып тора, машиналар туза. Сездән җавап көтәбез".

Әлеге сорау белән без "Алексеевскдорстрой" ААҖ нең Әлки участогы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллинга мөрәҗәгать иттек. Ул түбәндәгеләрне хәбәр итте:

- Салман юлын төзү быелгы программага кертелмәгән. Ул юлның әле проекты да юк. Шуңа быел программадан тыш эшләнәсенә дә өмет юк. Әмма киләсе елдан да калмыйча әлеге юл республика программасына кертелер дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев