Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районының Борискино җирлегендә үзара салым акчасына күп эшләр башкарылган

    Борискино авыл җирлегендә халыктан кергән үзара салым акчасына су белән тәэмин итү буенча аеруча күп эшләр башкарылган. Дөрес, халык үзара салымны ел башыннан ук түләп куйса, эшләр тагын да күләмлерәк булыр иде. Күпләр салымны август-сентябрьдә түләгән. Димәк, аңа хөкүмәт субсидиясе дә өченче-дүртенче кварталларда гына кайта ала. Шуңа карамастан, башкарылган эшләр...

    Борискино авыл җирлегендә халыктан кергән үзара салым акчасына су белән тәэмин итү буенча аеруча күп эшләр башкарылган.

    Дөрес, халык үзара салымны ел башыннан ук түләп куйса, эшләр тагын да күләмлерәк булыр иде. Күпләр салымны август-сентябрьдә түләгән. Димәк, аңа хөкүмәт субсидиясе дә өченче-дүртенче кварталларда гына кайта ала. Шуңа карамастан, башкарылган эшләр байтак. Иске Әнҗерәдә су башнясы тирәсен санитар зона ясап, 15х15 метр мәйданда профнастил белән тотып алганнар. Шунда ук электр җиһазлары өчен павильон куелган. Бу эшләр 81 мең сумга төшкән.

    Реклама

    Исәлектә су башнясы буялган (24 мең сумга). Тагын 34 мең сумга насос сатып алынган, 18 мең сумга төрле ремонт эшләре башкарылган.

    Җирлектә авыл урамнары утларын көйләү, урамнарны тәртиптә тоту юнәлешендә дә шактый эшләнгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: