Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районының Иске Алпар авылындагы мәчет төзелешенә ярдәм кирәк

    Иске Алпарда быел бик зур эшкә тотындылар - авыл халкы, читтә яшәүчеләр, эшмәкәрләр, иганәчеләр ярдәме белән яңа мәчет бинасы төзи башладылар.

    Ул моңарчы да мәчет булган урынга салына, зур, биек, матур итеп проектланган.
    Моңарчы халыкка хезмәт итеп килгән мәчет 1991-92 нче елларда, илдә үзгәреш җилләре искән һәм тормышыбызга дин әйләнеп кайткан чорда төзелгән булган. Билгеле, анда әллә ни уңайлыклар да (әйтик, кул юу, тәһарәтләнү мөмкинлеге) каралмаган, диварлары калын булмагач, бүлмәләрдә кышын җылы тормаган. Шуңа күрә дип әйтикме, үткән ел ахырында Иске Алпарда яңа мәчет төзү турында карарга киләләр. Билгеле, авылда бүген яшәп ятучыларның моңа ни көче, ни акчасы җитмәс иде. Мәчет кору тәкъдиме дә читтә яшәүче алпарлылардан керә.
    Иске Алпар заманында төбәгебезнең иң зур, иң гайрәтле авылларының берсе иде бит. Биредә халык та күп, мәктәбе дә укучылар белән шыплап тулган, ә аны тәмамлап чыгучылар районда гына түгел, бөтен республикада, башкалабыз Казанда, бүтән шәһәрләрдә үз урыннарын табып, уңыш-дәрәҗәгә ирешә торды. Менә шулар - югары урыннарда эшләүчеләр, байлык туплый алганнар, туган авылларына рәхмәт йөзеннәндер, бу эшкә алынганнар да инде. Тәҗрибәләре дә бар: узган елларда күмәкләшеп авыл зираты тирәсен затлы койма белән әйләндереп алдылар. Мәктәпне кайгыртучылары да, башка мәсьәләләрдә ярдәм итеп торучылары да бар Алпарның.
    Инде менә мәчет төзиләр биредә. Аның буе 17, иңе 8 метр булачак, манарасы аена кадәр 22 метрга күтәреләчәк. Иске мәчетне 20 февральдә сүтә башлап, 10 мартка кадәр авыл халкы тырышлыгы белән подвал өлешен ясап куйганнар. Шуннан соң эшкә осталар - Чуашия республикасының Урмай авылы ташчылары керешкән.
    -Безнең якларда мәчетләр күп, үзебездә генә дә өчәү. Мондый объектларда эшләү тәҗрибәбез җитәрлек. Эшне тиз тотарбыз, Алла боерса, бер егерме көннән кирпеч стеналарны өеп бетерербез,-ди осталарның бригадиры Рәфис Фәсхетдинов. Аның кулы астында алты ташчы эшли, араларында игезәге Рәмис, кодасы Дамир Фәсхетдинов та бар. Авылдашлары Альберт Әһлиуллин, Динар Зәйдуллин, Марат Шәйдуллин, Эльвир Ямалиев - һәммәсе бер-берсен аңлап эшли, куллары кулга йокмый. Ә осталарны ашату, аларның яшәү шартлары турында авыл халкы кайгырткан. Ташчылар канәгать.
    -Берничә көн элек район мөхтәсибе Ирек хәзрәт тә булып китте бездә, ди авыл имамы Рафаэль ага Гатауллин. -Яңа мәчеткә өметләребез зурдан. Сер түгел, иске бинасы салкын булгач, мәчеткә йөрүчеләр аз иде. Бәлки, уңайлыклары булган җылы мәчет төзеп куйсак, намазга йөрүчеләр дә артыр. Тагын бер ниятебез бар: тора-бара мәчет каршында дин сабаклары бирү өчен мәдрәсә дә оештырып булмасмы...
    Мәчет бик матур булачак: ярымподвал өлеше аның бинасын күтәреп, "горурландырып" тора. Өске ягы ярымтүгәрәкләнеп тәмамланып ишек-тәрәзә уемнары бинага җиңеллек, күркәмлек өсти. Манарасы да бик биек булачак. Чуашия осталары стеналарны гына өячәк икән, ә түбә ябу, эчке эшләргә башка осталарны җәлеп итәргә туры киләчәк. Һәм, билгеле инде бик күп акча да кирәк. Мәчет төзү - изге эш, Мөхәммәт пәйгамбәрнең бер хәдисендә: "Кем мәчет төзи, аңа Аллаһ җәннәттә өй төзер", - диелгән. Коръән сурәләрендә дә мөселман өчен иң ихтирамга лаеклы гамәлләрнең берсе итеп мәчет төзешү аталган.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: