Реклама
Районыбызның өч мәдәният йортына яңа музыка җиһазлары тапшырылды. Республика мәдәният министрлыгыннан заманча тавыш көчәйткеч аппаратурага быел яңа биналы булган Иске Камка мәдәният йорты һәм капиталь ремонт үткәрелгән Югары Әлморза мәдәният йорты ия булды.
Районда иң актив эшләүчеләрнең берсе булган Иске Тахтала клубы да яңа җиһазлар белән бүләкләнде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз