Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районының Иске Матак авылында өмә үткән

    Бу атнаның пәнҗешәмбесендә Иске Матак авыл җирлегендә тирә-якны чистарту буенча зур өмә үткәргәннәр. Барлык оешма һәм учреждениеләр хезмәткәрләре, тырма-себерке белән коралланып, чүп-чар һәм кипкән үләннәрне әйбәтләп җыештырып алганнар. Чүп-чар капчыкларга тутырылган, аларын юл эшчеләре алып китәчәк икән. Шулай итеп, бу җирлеккә кергән авылларда язгы чистарыну буенча төп эшләрне инде бетергәннәр...

    Бу атнаның пәнҗешәмбесендә Иске Матак авыл җирлегендә тирә-якны чистарту буенча зур өмә үткәргәннәр.

    Барлык оешма һәм учреждениеләр хезмәткәрләре, тырма-себерке белән коралланып, чүп-чар һәм кипкән үләннәрне әйбәтләп җыештырып алганнар. Чүп-чар капчыкларга тутырылган, аларын юл эшчеләре алып китәчәк икән. Шулай итеп, бу җирлеккә кергән авылларда язгы чистарыну буенча төп эшләрне инде бетергәннәр дә.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: