Әлки районының Иске Тахтала урта мәктәбендә педагог-оештыручылар өчен семинар булып үтте
Иске Тахтала урта мәктәбендә мәктәп директорларының тәрбия эше буенча урынбасарлары һәм педагог-оештыручылар өчен балалар оешмаларының балаларда һәм үсмерләрдә лидерлык сыйфатлары формалаштырудагы роленә багышланган семинар булды.
Семинарда катнашучылар 9 нчы сыйныф җитәкчесе Н.Мартынова үткәргән "Үз-үзеңне табу" дигән сыйныф сәгатендә, 8 сыйныфта укытучы Л.Калмыкованың "Өйрәнү авыр булса, эштә җиңел була"темасына сыйныф сәгатендә карадылар. Мәктәптә шулай ук "Лидерлык сыйфатлары" дигән эшлекле уен үткәрелде. Аны педагог С.Смирнова оештырды. Көн азагында семинарда катнашучылар түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев