Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районының Каракүл авылы күлле булды

    Каракүл авылы уртасындагы күл чистартылды һәм тирәнәйтелде.

    Авыл җыеннарында соңгы елларда бу мәсьәлә еш күтәрелә иде. Уртага салып сөйләшкәч, күлне үзара салым хисабына чистартырга дигән карарга киләләр. Апак авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗәббарова бу эшне ПМК "Мелиорация" аша оештырган. Үзара салым акчасын файдаланып, әлеге хезмәт инде башкарылган да.

    Язын бу күл ташу сулары белән тулачак әле. Ә аның авыл өчен зарурлыгы бәхәссез. Янгын хәвефсезлеге максатында да, халыкның каз-үрдәкләре рәхәтләнеп үссен өчен дә сулык кирәк бит.

    Апак авыл җирлегендә үзара салым хисабына шулай ук су башнялары буялган, тирәләре тотып алынган, Каракүлдәге бер урамга вак таш җәю өчен акча күчереп куелган.

    Реклама

    Кызганыч, Апак җирлегендә яшәүчеләр әлеге салымны түләүдә бик актив түгелләр. Районда үзара салым буенча иң зур бурыч (Базарлы Матактан тыш) әлеге җирлеккә туры килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: