Әлки районының Татар Борнае авылы сулы булды
Редакциягә Татар Борнаеннан Мингалим абый Гәрәев: "Авылда су юк", - дип берничә кабат мөрәҗәгать итте.
Без шунда ук Татар Борнае авыл җирлеге башлыгы Илсур Зарипов, район коммуналь челтәрләре җитәкчесе Искәндәр Сафин белән элемтәгә кердек. Алар: "Башняга яңа насос куябыз, су булырга тиеш",- дип аңлата килделәр.
Соңгы тапкыр Мингалим абый берничә авылдашы белән: "Безнең Татар Борнае халкы яз аеннан бирле сусыз интегә. Бу авыр мәсьәләдә ярдәм итегез", дип, 25 имзалы хат тотып килгәннәр. Кулларында пластик шешәгә тутырылган болганчык су да бар. "Килсә дә менә шундый су ага краннан",-диләр.
Билгеле, редакция әлеге хат буенча янә авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итте. Ул: "Авылда су проблемасын хәл итү белән шөгыльләнәм, якын көннәрдә хатка җавап бирәм",-дип ышандырды.
Һәм менә узган атнада Татар Борнаенда су мәсьәләсе тулысынча хәл ителгән. Моның өчен бик зур күләмдә эш башкарылган.
Татар Борнаенда 2014 елда "Чиста су" программасы нигезендә яңа су скважинасы казылган, 800 метр озынлыкта трасса салынган, яңа башня куелган һәм аның тирә-юне тотып алынган иде. Бу эшләргә республика программасы нигезендә 3 миллион 600 мең сум акча тотылган. Әмма өч ел да үтми, Татар Борнае янә сусыз калган.
Җирлек башлыгы Илсур Зарипов аңлатуынча, яңа скважинадан ком килә башлаган. Берничә мәртәбә насосны алмаштырып карасалар да, хәлне җайга сала алмаганнар. Шуннан Илсур Зарипов эшмәкәр Дамир Шәйхетдиновка мөрәҗәгать итә. Туган авылына ярдәм итү ниятеннән эшмәкәр ферма янындагы кечкенә башня урынына 50 кубометрлы яңа биек су башнясы куярга ышандыра. Яңгырлар туктауга, бу эшкә тотыналар да.
Яңа башня өчен иң элек нигезен булдырасы. Аны Казаннан махсус бригада чакыртып, арзанга гына эшләтә алалар. Дамир Шәйхетдинов кирәкле төзелеш материаллары белән тәэмин итә. Аннан эшмәкәр Чистайдан биек кран чакыртып, башняны урынына күчертә. Әмма мәсьәлә болай гына тулысынча хәл ителми әле. Яңа урындагы башнядан авылга таба иске, нәзек суүткәргеч салынган була. Анысын Дамир Шәйхетдинов 600 метр озынлыкта, 110 мм калынлыктагы полиэтилен торбага алыштырта.
Хәзер Татар Борнае тулысынча су белән тәэмин ителгән. Кызу көннәрдә, су күп кулланылганда да аның басымы көчле, ди халык.
Илсур Зарипов авылга һәрдаим ярдәм итеп торганы өчен эшмәкәр Дамир Шәйхетдиновка олы рәхмәтен җиткерә. Җирлек башлыгы авылдашларына да мөрәҗәгать итә: көн-төн бакчаларга су агызмасыннар иде, ди. Җир астында да су запасы чиксез түгел шул. Аннан, электр энергиясенә дә чыгымнар хәйран зур икән. Гомумән, эчә торган суны исраф итмичә, кадерләп тотарга кирәк безгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев