Әлки районының татар теле укытучысы Рәмзия Сингатуллина алман, испан балаларын татарча сөйләшергә өйрәтте. ФОТО
Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуның кирәклеге шик астына куелган бер вакытта Европа балалары зур теләк белән телебезне өйрәнеп яталар икән.
Чуаш Кичүе урта мәктәбенең татар теле укытучысы Рәмзия Сингатуллина бу җәйдә ике ай буе Испаниядәге халыкара лагерьда малайлар-кызларга татарча сөйләшү-аралашу күнекмәләрен бирде.
Әлеге проектка Рәмзия ничек килеп эләккән, чит ил балаларына татар телен ни рәвешле өйрәткән - болар һәм әлеге сәяхәт белән бәйле башка нәрсәләр хакында без аңардан тәфсилләп сораштык.
-Испаниядәге халыкара татар лагерена мине волонтер буларак Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы җибәрде,-дип сөйли Рәмзия. -Бу проект анда инде өченче тапкыр үткәрелә. Әлеге лагерьны "Бельгия татарлары" ассоциациясе оештыра. Күпләр беләдер,бу оешма белән авылдашыбыз журналист Лилия Вәлиева җитәкчелек итә. Лилия апа байтак еллардан бирле инде гаиләсе белән Бельгиядә яши. Ул бу илдәге татарларны берләштерү, анда милли мохитебезне, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау өчен бик күп көч куя. Испаниядәге татар лагеренда әйдәман булып эшләргә дигән тәкъдим алгач, мин бик шатланып риза булдым.
-Рәмзия, лагерь хакында да берничә сүз әйт әле. Анда кайсы ил балалары ял итте?
-Лагерь Урта диңгез буенда, Испаниянең Аликанте дигән шәһәрчегендә урнашкан. Табигате бик матур, чиста саф диңгез һавасы. Ата-аналар бирегә балаларын диңгездә ял итәргә, сәламәтлекләрен ныгытырга һәм шул ук вакытта тел өйрәнергә дип тә җибәрәләр. Лагерьга балалар Бельгиядән, Германиядән, Голландиядән, Испаниядән һәм Татарстаннан да килделәр. Мин әйдәман булып эшләгән төркемдә 6 яшьтән 15 яшькә кадәрге 20 ләп бала иде. Аларның әтиләре я әниләре татарлар.
-Европа илләрендә, шул дәүләтләр мохитендә яшәп тә татар телен өйрәнүне кирәксенәләр икән...
-Әйе, алар бу мәсьәләгә бик җитди карыйлар. Әнисенең я әтисенең туган теле бала өчен дә туган тел була, һәм ул аны һичшиксез белергә тиеш дип саныйлар. Әйтик, ата-ананың берсе испан я алман кешесе икән, ул баланың татар телен белүен хуплый. Төркемемдә Германиядән килгән бер малай бар иде. Аның әнисе рус, әтисе татар. Шул малай әнисе белән телефоннан гел татарча сөйләште.
-Димәк, анда күп телләр белү хуплана?
-Ничек кенә әле! Балалар барысы да инглиз, француз телләрен белә. Күбесе немецча, испанча, шулай ук фламад телендә әйбәт сөйләшә. Лагерьда татар һәм рус телләрен өйрәнделәр. Әти-әниләр балаларының күп телләр белүен максат итеп куя. Күп тел белү - тормышта уңышка ирешүнең нигезе, дип исәпли алар.
-Балалар татар телен теләп өйрәнәме?
-Бик тырышып өйрәнәләр һәм тиз отып алалар. Күбрәк мин алар белән сөйләм телен үстерү өстендә эшләдем. Без һәр көнне төрле темалар өйрәндек. Мәсәлән, аш-су темасы икән, шул хактагы сүзләрне ятладык. Алар белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзедек. Аннан соң ситуатив диалоглар да төзеп, сөйләшергә өйрәндек. Әле дәресләр моның белән генә чикләнмәде. Без балалар белән бергә "Бүре һәм җиде кәҗә бәтие" татар халык әкиятен дә сәхнәләштердек. Татар милли киемнәре тарихын, татар халык орнаментларын, чигү күнекмәләрен өйрәндек. Мин аларга татар милли ашлары пешерү буенча мастер-класслар да күрсәттем. Аннары инде үзләре дә кыстыбый, өчпочмак, гөбәдия пешерергә өйрәнделәр. Мастер-классларны видеога төшереп Татарстандагы лагерьларга да җибәрдек.
-Бу балаларның татар телен өйрәнүе шушы лагерь кысалары белән чикләнмидер бит?
-Юк, билгеле. Аларның барысына да Бөтендөнья татар конгрессыннан чит ил укучылары өчен махсус эшләнгән татар дәреслекләре бирелде. Кышкы чорда алар шушы дәреслекләр буенча һәм "Ана теле"сайтына кереп телне өйрәнүләрен дәвам итәчәкләр. Ә бит әлеге балалар татар теле белән генә түгел, мәдәниятебез, милли гореф-гадәтләребез белән дә бик кызыксыналар.
-Бу хакта да сөйләп үтегез инде, Рәмзия.
-Испаниядә беренче Сабан туе оештыру лагерь тормышының иң кайнар ноктасы булгандыр, мөгаен. Без бу бәйрәмгә бик ныклап, озак итеп әзерләндек. Сабантуйга милли ашларыбызны пешердек, балаларга татар халык биюе өйрәттем. Алар аны бик тырышып өйрәнделәр, яратып башкардылар. Үзем дә ике бию башкардым. Мин өйдән үк милли киемнәр тегеп, бизәкле көянтә-чиләкләр әзерләп алып барган идем. Бәйрәмгә җыелган бар халык безгә кушылып биеде. Сабантуйга Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов һәм "Голос-дети 2" проекты җиңүчесе Сәйдә Мөхәммәтҗанова да чакырылган иде. Алар сәхнәбезнең бизәге булды. Сабантуй милли уеннарсыз була димени?! Без дә аркан тартышу, чүлмәк вату, чиләк белән су ташу, кашыкка йомырка куеп йөгерү, катыктан акча эзләү кебек уеннар үткәрдек. Балалар концерт номерлары күрсәттеләр. Сабантуй милләтебез горурлыгы - татар халкының гимнына әйләнгән "Туган тел" җыры белән төгәлләнде. Чит илдә яшәүче милләттәшләребезнең туган тел дип җан,атуы, татар телендә аралашырга тырышуы, милли йолаларыбызны сакларга омтылуы безне ихластан сокландырды. Шуңа бит инде алар балаларына да кечкенәдән туган телне өйрәтеп үстерергә тырышалар.
-Димәк, туган телен белергә, балаларын шул рухта тәрбияләргә теләгән кешегә берни дә киртә була алмый икән. Кызыклы һәм гыйбрәтле әңгәмәгез өчен рәхмәт, Рәмзия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев