Әлки районының Юхмачы урта мәктәбендә Яңа ел әкияте хакимлек итә
Яңа ел - балаларның гына түгел, олыларның да иң яраткан бәйрәме.
Ә Яңа елны көтү үзе бер шатлыклы бәйрәм. Бу көннәрдә мәктәп гаҗәеп матурланды, күркәм төс алды. Класс кабинетлары купшы итеп бизәлде, тәрәзәләргә "кар бөртекләре" кунды. Ә мәктәп ишегалдында Кар шәһәрчеге пәйда булды. Мәктәпнең беренче катын искитмәле бәйрәм уенчыклары, эко-чыршы һәм укытучылар, балалар һәм әти-әниләр ясаган композицияләр бизәде. Мәктәпне Яңа ел рухы биләп алды.
25 декабрьдә Өлкән сыйныф укучылары советы оештырган Яңа ел әкияте старт алды. Башлангыч сыйныфлар укучылары бик матур әкият күренешендә катнаштылар. Искитмәле костюмнар, мавыктыргыч сюжет, артистларча уен һәм утлары балкып янучы чыршы барлык тамашачыларда әкият рухы тудырды.
5-7 сыйныфлар укучылары һәм әти-әниләр кызыклы Яңа ел тәбрикләүләре әзерләгәннәр иде. Өлкән сыйныфлар укучыларының котлаулары бигрәк тә дулкынландыргыч булды.
Бу атнада мәктәптә кышкы лагерь да эшли. Башлангыч сыйныфлар укучылары анда рәхәтләнеп ял итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев