Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әлки районына кунакка килгәч, Фәүзия Бәйрамова бу төбәк турында әсәр язарга теләвен әйтте

    –Әлки районы әллә нинди бер сөйкемле ягы белән үзенә тартып тора. Монда эшчән һәм тыйнак халык яши. Әлки милләтебезгә зур галимнәр, сәнгать әһелләре, язучылар биргән як.

    “Әлки төбәге турында әсәр язарга теләгем бар”,–ди Фәүзия Бәйрәмова

     

    Археограф-галим, мәгърифәтче, репрессия корбаны Сәет Вахиди кебек күренекле шәхеснең якташлары булу белән дә әлкилеләр чын-чынлап горурлана ала. –Язучы, тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Лисенков исемендәге музейда булган очрашуда әнә шулай диде.

     

    Татар халкының мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә һәм милли бәйрәмнәренә багышланган әлеге чарага төрле авыллардан татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр килгән иде. Музей хезмәткәре Рамилә Галиева үзләрендә әлеге җәһәттән башкарыла торган эшләр турында бәян итте. Ә районда яшәүче төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләрен, милли йолаларын саклау һәм үстерү хакында район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов сөйләде.

    Фәүзия Бәйрәмованың катнашуы һәм чыгыш ясавы кичәне (мероприятие) тагын да эчтәлеклерәк һәм гамьлерәк итте. Язучының районыбызга беренче генә килүе түгел. Узган ел ул бу музейда якташыбыз галим-археограф Сәет Вахидиның тууына 130 ел тулуга багышланган чарада катнашкан иде, шулай ук галимнең туган авылы Ташбилгедә дә булды.

    Бу юлы да Фәүзия Бәйрәмова үзенең чыгышын Сәет Вахиди турында сөйләүдән башлады.

    –Сәет Вахиди – бу төбәктән чыккан иң билгеле галим-археограф. Аның татар халкы өчен башкарган хезмәтләре биниһая. Ул эзләп тапкан һәи өйрәнгән, фәнни әйләнешкә кертеп җибәргән Сахибгәрәй хан ярлыгы үзе генә дә ни тора! Һәм берәмтекләп җыелган меңнәрчә борынгы чыганаклар, кульязма-китаплар! –ди язучы.

    Аның әйтүенчә, күренекле галим, репрессия корбаны Михаил Худяков Сәет Вахиди белән дус булган, ул ачкан хезмәтләрдән файдаланган.

    Фәүзия Бәйрәмова музейга Сәет Вахидинең 130 еллыгы уңаеннан уздырылган фәнни конференция материаллары тупланган җыентыкны һәм үзенең әле быел гына басылып чыккан “Сибирская цивилизация”, “Гөләйза” дигән китапларын бүләк итте. Язучы әйткәнчә, “Гөләйза” романында ул көчләп чукындырулар турында Сәет Вахиди туплаган материалларны да файдаланган, анда Ташбилге һәм Биктимер авылларында булган фаҗигале хәлләр дә чагылыш тапкан.

    Ташбилге авылы китапханәчесе Розалия Абдуллина исә авыл халкының хәзер Сәет Вахиди шәхесе, аның язмышы белән ныграк кызыксынуын, узган ел Фәүзия Бәйрәмова бүләк иткән галим турындагы китапны да кулдан-кулга йөртеп укуларын әйтте.

    Былтыргы очрашуда Ташбилге авылында 1912 елда Сәет Вахиди ачкан мәктәпкә истәлек тактасы кую, Ташбилгедә яисә район үзәгендә бер урамга галимнең исемен бирү хакында да сөйләшкәннәр иде. Әлегә болар эшләнмәгән, әмма алга таба тормышка ашырылыр, дигән өметтә калды очрашуда катнашучылар.

    Сүз үзеннән-үзе татар телен саклау, аны киңрәк әйләнешкә кертү проблемасына килеп тоташты. Телебез бүген катлаулы чор кичерә шул. Бу җәһәттән Базарлы Матакта яшәүче Гөлсинә Морадимова чыгышы аеруча үтемле яңгырады. Гөлсинә ханым инде икенче ел рәттән Төркиянең Анталия шәһәрендә үткәрелүче Сабан туенда апасы белән бергә татар ризыклары күргәзмәсе оештыра. Ул халкыбызның милли ашларын төрле милләт кешеләренең бик яратып калуын әйтте. Шулай ук ул Төркиядә яшәүче татарларның туган телне, милли йолаларыбызны әйбәт белүләре, аларны кадерләп саклаулары, балаларын шул рухта тәрбияләүләре хакында сокланып сөйләде. “Туган телебез татар теле бай да, матур да. Кайбер милләттәшләребезнең телне белмәүләре йөрәкне әрнетә. Әйдәгез, рәхәтләнеп үз телебездә сөйләшик, аны балаларыбызга, оныкларыбызга да өйрәтик!”–дип мөрәҗәгать итте ул чарада катнашучыларга.

    Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчесе Азат Низамиев сөйләгәннәр дә һәркемдә зур кызыксыну уятты.

    Фәүзия Бәйрәмова Әлки ягына һәрчак яратып килүен әйтте, районыбыз турында әсәр язарга теләге булуын да җиткерде. “Әлки төбәге үзенең җир куенында әле ачылмаган серләр саклый. Түбән Әлки авылы янындагы бик борынгы курган, Нохрат авылы янындагы беренче кешеләрнең торган урыны, Болгар чорларыннан калган борынгы кала урыннары әнә шундыйлардан. Килер бер көн, бу тарихи серләр ачылыр, Әлки  дөньяга үзенең борынгы тарихы белән танылыр әле”,–ди язучы.

    Очрашу азагында бергәләп татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” җыры башкарылды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: